Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ташламалы пенсия ала алмаучы хатын турында эшне Россия Тикшерү комитеты контрольгә алды
Федераль телевидение каналларының берсенең эфирында Татарстанда пароходчылык өлкәсендә эшләгән хатын-кыз турында сюжет чыкты. Ул 15 ел дәвамында ташламалы пенсия ала алмавы хакында сөйли. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Закон буенча, ул эшләгән вазифа буенча стаж ташламалы дип саналырга тиеш. Әмма Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, эш бирүче бу хезмәткәрнең вазифасы турында башка мәгълүмат биргән. Бу хатын-кыз ташлама каралмаган башка вазифага язылган булган. Хәзер ул гаделлекне суд аша эзли.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга әлеге очракның барлык нечкәлекләрен ачыкларга һәм доклад тапшырырга кушты. Җинаять билгеләре табылса, кичекмәстән җинаять эше кузгатырга, диелгән хәбәрдә. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз