news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия территориясендә төнлә Украинаның 40 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән

Россия һава һөҗүменә каршы оборона көчләре узган төндә Россия территориясендә Украинаның 40 пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Волгоград өлкәсе территориясендә 17 БПЛА, Калуга өлкәсе территориясендә 12 БПЛА, Ростов өлкәсендә 9 БПЛА һәм Саратов өлкәсе территориясендә 2 БПЛА бәреп төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot