news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия территориясендә талпаннар активлаша торган чор башланды

3 миллион чамасы кешегә прививка ясарга җыеналар.

Россия территориясендә талпаннар активлаша торган чор башланды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Россиядә талпаннар чоры башланды. Әлегә талпаннар китергән зыян аркасында авырып, хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны уртача дәрәҗәдән артмады. Бу турыда Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Талпаннар аркасында йогышлы авыру йоктыру очрагы теркәлмәде. Россиядәге барлык субъектларда да талпаннарга бәйле профилактика эшләре бара", - диелгән ведомство хәбәрендә.

Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, ел башыннан бирле 800 меңнән артык кешегә талпан энцефалитына каршы прививка ясалган, тагын 3 миллион чамасы кешегә вакцина ясарга җыеналар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot