news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия телевидениесендә чит ил фильмнарына дубляж ясаудан баш тартырга тәкъдим иттеләр

Дубляж урынына рус телендә субтитрлар белән оригинал тавышны калдырырга тәкъдим итә идеянең инициаторы.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Владимир Петров Россия телевидениесендә чит ил фильмнары, сериаллары һәм программаларын дубляж ясамыйча гына трансляцияләргә тәкъдим итте. Ул мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага шул хакта мөрәҗәгать юллады, дип хәбәр итә RT. Петров дубляж урынына рус телендә субтитрлар белән оригинал тавышны калдырырга тәкъдим итә.

«Скандинавия илләрендә халыкны телләр өйрәнүгә карата кызыксындыру буенча уңышлы тәҗрибә үткәрелә: аларда чит илләрнең телевизион фильмнары һәм сериалларына дубляж ясалмый, ә гомуми эфирда үз туган телләрендә субтитрлар белән трансляцияләнә”, - дип искәртте Петров.

Бу очракта телевидение белем бирү функциясен башкарачак, дип саный депутат. Бу, аның фикеренчә, россиялеләрдә чит телләрне өйрәнүгә карата кызыксыну уятачак.

Петров, үз инициативасы хупланган очракта, тиешле хокукый һәм закон чыгару актлары әзерләргә ышандыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100