news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия» телеканалы Рөстәм Миңнехановка багышланган фильм күрсәтәчәк

Документаль картина Татарстан Президентының юбилеена багышлап эшләнгән.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). «Россия» телеканалы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка багышлап документаль фильм төшергән. Картина эфирга 1 мартта, республика лидерының 60 яшьлек юбилей көнендә чыгачак. Фильм чыгуы турындагы анонсны «Твиттерда» «Татарстан» Дәүләт телерадио компаниясе алып баручысы Лилия Галимова җиткерде.

Картинада Рөстәм Миңнеханов турындагы фикерләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров уртаклашачак.

Документаль лентаны 1 мартта 9.00 сәгатьтә «Россия» каналында һәм 19.00 сәгатьтә «Россия 24» каналында күреп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100