Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия телефон ярдәмендә түләүләр саны буенча лидер булган
Россия Android Pay системасы аша операцияләр үткәрү саны буенча беренче урынга күтәрелгән.
(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Россия Android Pay системасы аша операцияләр үткәрү саны буенча беренче урынны тота. Бу хакта Россиядәге Visa генераль директоры Екатерина Петелина җиткерде, дип хәбәр итә “Ведомости”.
Петелина моны инфраструктура үсеше белән аңлата: “Россиядә контакт терминаллар күп, ә Америкада аларны әле эзләргә кирәк”. Тагын бер нәрсә – россиялеләрнең инновацияләрне үз итүе, дип искәрткән ул.
Шулай да Apple Pay аша түләүләрне карасак, Россия биредә, АКШ, Бөекбританиягә юл биреп, өченче урында гына тора.
Apple һәм Samsung Россия базарында үз түләү сервисларын 2016 елның көзендә, ә Google Россиядә үз сервисын Android Pay аша 2017 елның май ахырында тәкъдим итте, дип ачыклый “Коммерсантъ”. Шул ук вакытта контактсыз түләүләрнең яртысы Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәләренә туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз