news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия татарлары Төркиядә машина номерларындагы RUS хәрефләрен TAT дип үзгәртә башлаган

Россия татарлары Төркиядә машина номерларындагы RUS хәрефләрен TAT дип үзгәртә башлаган
Фото: © «Новые известия»

Татарстан һәм Башкортстаннан чыккан кешеләр үз автомобильләренең номерларында Россия триколоры урынына милли флаглар төсен урнаштыра башлаган. Төгәлрәк әйтсәк, RUS хәрефләрен TAT хәрефләренә алмаштыралар, дип хәбәр итә «Новые Известия».

Төркиядә төшерелгән фотосурәтләр Россия социаль челтәрләрендә ешрак күренә башлады. Аларның авторлары хәбәр иткәнчә, Төркиядә яңа күренеш популярлаша бара – чит илгә күченгән татарлар үз автомобильләрендәге Россия номерларын Татарстан яки Башкортстанныкына алыштыра. 

Блогерлар моны болай аңлата: Төркиядә россиялеләргә карата мөнәсәбәт, тулаем алганда, начар түгел, әмма җирле халык кешенең Татарстаннан яки Башкортстаннан булуын белгәч, аңа карата шунда ук алар ягыннан өстәмә симпатия сизелә башлый. Блогерлар сүзләренчә, шул ук вакытта төрекләр татарлар һәм башкортлар, һичшиксез, «барлык азиатлар кебек» кысык күзле булырга тиеш, дип саный икән. 

Фото: © «Новые известия»

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100