news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия тарихыннан баш тартырга кирәк - Марат Гатин

Тарих фәннәре кандидаты Марат Гатин сүзләренчә, мәктәпләрдә гомум кешелек тарих укытылырга тиеш.

Россия тарихыннан баш тартырга кирәк - Марат Гатин
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Тарих фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) Федераль Университеты доценты Марат Гатин сүзләренчә, Россия тарихыннан баш тартырга кирәк. Мәктәпләрдә гомум кешелек тарих укытылырга тиеш, диде ул “Татар хакимлеге: җәбер” Түгәрәк өстәлендә.

Түгәрәк өстәл бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты М.А.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыгын тикшерү үзәгендә үтте.

Марат Гатин сүзләренчә, Россия тарихы балаларга кирәк тә, кызык та түгел. “Мәктәпләрдә гомум кешелек тарих укытылырга тиеш, Россия тарихын читкә калдырып торырга кирәк”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot