news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия тарихы дәреслекләрендә татар халкы турында мәгълүмат күбрәк булачак

Мәктәпләрдә Казан ханлыгын торгызу чорын өйрәнәчәкләр.

Россия тарихы дәреслекләрендә татар халкы турында мәгълүмат күбрәк булачак
Султан Исхаков

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Дмитрий Максимов). Россия тарихы дәреслекләрендә татар халкы турында мәгълүмат күбрәк булачак. Бу хакта КФУның Халыкара багланышлар институты директоры Раил Фәхретдинов "Татар-информ”да Татарстанның тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының II съездына багышланган матбугат конференциясендә җиткерде.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының ел да уза торган съездының максаты татар тарихын укыту белән бәйле проблемалар турында фикер алышу һәм аларны чишү булып тора.

Россия укытучылары ассоциациясенең төбәк бүлеге сәркатибе Илсөя Фокеева игътибарны хәзер мәктәпләрдә укытылучы дәреслекләргә юнәлтте. Чарада катнашучылар фикеренчә, Россия тарихы дәреслекләрендә төбәкләргә аз игътибар бирелә. Фәхретдинов “Россия тарихын төбәкләр аша укыту” яңа проекты турында сөйләде.

“Хәзерге вакытта гомуми тарих дәреслекләрендә төбәкләргә һәм Россиянең төрле субъектларына, аерым алганда, Татарстан Республикасына тиешле игътибар бирелми. Заманча укытуда төп проблемаларның берсе булып шул торадыр, мөгаен. Махсус шуның өчен без татар тарихын тирәнтен өйрәнүгә багышланган яңа басмалар эшлибез. Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләре өчен 5тән 8 сыйныфка кадәр дәреслекләр язылды һәм хупланды”, - диде спикер.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100