news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия тарихы буенча яңа бердәм дәреслекләргә күчү 2019 елда төгәлләнәчәк

Россия тарихы буенча эшләнгән китап дәреслекләрнең федераль исемлегенә кергән.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия тарихы буенча яңа бердәм дәреслекләргә күчү агымдагы елда төгәлләнәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хәбәр итә.

“Россия тарихы буенча кабаттан эшләнгән, дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелгән китапларга этаплап күчү 2019 елда тәмамланачак. Яңартылган китаплар белән биш ел укыган укучылар 2019 елда йомгаклау аттестациясен ОГЭ формасында бирәчәк”, - диде Россия Мәгариф министры Ольга Васильева.

Шулай ук 2018-2019 елларда күчеш чоры мөмкинлеге, 9 сыйныфта контроль тикшерү материалларын ике версиядә куллану карары да кабул ителгән. Бер версия яңа дәреслекләр буенча укыган һәм 9нчы сыйныф ахырында Россия империясенең XIX гасыр тарихын өйрәнүне төгәлләгән укучылар өчен. Икенче вариант мәктәптә тарих фәнен өйрәнүне тулысынча тәмамлаган укучылар өчен.

Министр сүзләренчә, Россия тарихы буенча эшләнгән китап дәреслекләрнең федераль исемлегенә кергән. Яңа исемлек декабрьдә расланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100