news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия тагын өч ил белән авиаэлемтәне яңадан башлый

Шул хактагы карарны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мальдив Республикасы белән авиаэлемтәне яңадан башлый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинетына сылтама белән хәбәр итә.

«Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин Мисыр (Каһирә, атнасына өч рейс); Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (Дубай, атнасына ике рейс) һәм Мальдив Республикасы (Велана аэропорты, атнасына ике рейс) белән, үзара килешү нигезендә, халыкара авиаэлемтәне яңадан башлау турындагы карарны имзалады», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100