news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Таҗикстан белән авиаэлемтәне туктатырга әзер

Авиаочышлар Дүшәнбенең яңа Жуковский аэропортыннан Россия авиакомпанияләре очышларын килештертерергә теләмәве аркасында туктатылырга мөмкин.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россия 8 ноябрь көнне бер яклы килешү нигезендә Таҗикстан белән авиаэлемтәне туктатырга мөмкин. Авиаочышлар Дүшәнбенең яңа Жуковский аэропортыннан Россия авиакомпанияләре очышларын килештертерергә теләмәве аркасында туктатылырга мөмкин. Бу хакта Транспорт министрлыгындагы чыганакка сылтама белән "Коммерсант" яза.

Таҗикстанда аэропорт Мәскәүгә карый һәм Дүшәнбегә рейслар кылу өчен хөкүмәтара килешүне яңадан карарга кирәк дип саныйлар. Әмма хәзер линиядә бары Таҗикстан авиакомпанияләре генә эшли, шунлыктан Россия Жуковскидан һава линияләренә авиакомпанияләр билгеләүне кабул итүдән баш тартуны илләр арасындагы һава элемтәсе турындагы килешүне турыдан-туры бозу буларак кабул иткән.

Россия Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, маршрутларда төп пассажирлар булып Таҗикстанның тулаем эчке продуктының 48 процентын Россия хисабына тәэмин итүче хезмәт мигрантлары санала. Шуңа да Дүшәнбе үз позициясен үзгәртми икән, Мәскәү Россия авиакомпанияләренең "хокуклары чикләнүгә юл куймас өчен" чара табачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100