news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Төркиянең 15 июльдән башлап илләр арасында авиаочышларны ачу тәкъдимен карый

БДБ илләре белән авиаочышлар башка дәүләтләр белән чагыштырганда иртәрәк яңартылырга мөмкин, дип белдерде Транспорт министры Евгений Дитрих.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Төркиянең 15 июльдән илләр арасында авиаочышларны ачу тәкъдимен карый. Бу хакта транспорт министры Евгений Дитрихка сылтама белән ТАСС яза.

«Без бу хакта уйлыйбыз», — диде ул, Россиянең Төркия тәкъдименә карата фикере нинди дигән сорауга җавап биреп.

Баштарак Евгений Дитрих Россиядә халыкара очышларны июль аенда торгызу ихтималы турында әйткән иде. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин элегрәк Росавиация һәм Роспотребнадзорга коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган халыкара авиаочышларны яңадан торгызу вариантларын анализларга кушты. Йөкләмәне үтәү вакыты 8 июньдә тәмамланды.

ТАСС хәбәр иткәнчә, Росавиация Роспотребнадзорга 15 июльдән Россиядән 15 илгә очышларны яңадан торгызу буенча тәкъдимнәр җибәрергә планлаштырган.

Россия һәм БДБ илләре арасындагы авиарейслар башка дәүләтләргә караганда иртәрәк яңартылырга мөмкин. Росавиациянең хөкүмәтнең оператив штабына җибәрелгән тәкъдиме турында Евгений Дитрих хәбәр итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100