Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Төркиянең 15 июльдән башлап илләр арасында авиаочышларны ачу тәкъдимен карый
БДБ илләре белән авиаочышлар башка дәүләтләр белән чагыштырганда иртәрәк яңартылырга мөмкин, дип белдерде Транспорт министры Евгений Дитрих.
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Төркиянең 15 июльдән илләр арасында авиаочышларны ачу тәкъдимен карый. Бу хакта транспорт министры Евгений Дитрихка сылтама белән ТАСС яза.
«Без бу хакта уйлыйбыз», — диде ул, Россиянең Төркия тәкъдименә карата фикере нинди дигән сорауга җавап биреп.
Баштарак Евгений Дитрих Россиядә халыкара очышларны июль аенда торгызу ихтималы турында әйткән иде. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин элегрәк Росавиация һәм Роспотребнадзорга коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган халыкара авиаочышларны яңадан торгызу вариантларын анализларга кушты. Йөкләмәне үтәү вакыты 8 июньдә тәмамланды.
ТАСС хәбәр иткәнчә, Росавиация Роспотребнадзорга 15 июльдән Россиядән 15 илгә очышларны яңадан торгызу буенча тәкъдимнәр җибәрергә планлаштырган.
Россия һәм БДБ илләре арасындагы авиарейслар башка дәүләтләргә караганда иртәрәк яңартылырга мөмкин. Росавиациянең хөкүмәтнең оператив штабына җибәрелгән тәкъдиме турында Евгений Дитрих хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз