news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Төркиягә сыер итенең беренче партиясен җибәрде

Вице-премьер сүзләренчә, Төркиядән һәм Якын Көнчыгыш илләреннән иткә сорау бар.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Россия Төркия базарына сыер итенең беренче партиясен җибәрде. Бу хакта вице-премьер Алексей Гордеевка сылтама белән RT хәбәр итә.

Гордеев сөйләвенчә, Төркиядән һәм Якын Көнчыгыш илләреннән иткә сорау бар.

Ул шулай ук Кытай базары да ачылачагына ышаныч белдерде.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, бүгенгә алты ел дәвамында чит илгә чыгарылган ит продукциясен 1 млн тоннага кадәр арттыру бурычы тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot