news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия-Төркия дипломатик мөнәсәбәтләренә 100 ел тулу уңаеннан онлайн-семинар була

КФУ һәм Төркиянең Чит илләрдәге ватандашлар идарәсе оештыра торган чарада Төркиянең Россиядәге илчесе, Казандагы баш консулы да катнаша.

Россия-Төркия дипломатик мөнәсәбәтләренә 100 ел тулу уңаеннан онлайн-семинар була
Салават Камалетдинов

(Истанбул, 20 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). КФУ һәм Төркиянең Чит илләрдәге ватандашлар идарәсе Россия белән Төркия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 100 ел тулуга багышланган онлайн семинарга чакыра. Бу хакта Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге хәбәр итә.

Семинарга Төркиянең Россиядәге илчесе Мәһмәт Самсар, Чит илләрдәге ватандашлар идарәсе җитәкчесе Абдуллаһ Әрән, Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Арыкан, КФУ ректоры урынбасары Тимирхан Алишев, Истанбул университетының кунак укытучысы Илсур Нәфыйков катнаша. Семинарның модераторы — КФУның халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе галимәсе Эльмира Хәбибуллина.

Семинар иртәгә, 21 май көнне, Мәскәү вакыты белән сәгать кичке дүрттә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100