Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Россия тәмнәре» бәйгесендә татарча какланган үрдәк ите өчен тавыш бирергә мөмкин
«Ул хаклы рәвештә милли бәйрәм өстәленең патшабикәсе булып санала», дип саный белгечләр.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татарча какланган үрдәк ите»н тәкъдим итте. Аны «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында җитештерәләр. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Татар ризыклары арасында танылган „Каклаган үрдәк“ аерым урын алып тора. Ул хаклы рәвештә милли бәйрәм өстәленең патшабикәсе булып санала. Үрдәкнең чи килеш какланган түш ите хуш исле, тәмле булуы белән, текстурасы белән дә үзенә җәлеп итә. Каклау өчен үрдәкнең сөяктән кул белән аерып алынган иң йомшак ите кулланыла», диелә бу хәбәрдә.
Үрдәкләрне фермерлар, гормональ препаратлар һәм үсеш стимуляторлары кулланмыйча, Татарстан Республикасының экологик чиста районнарында натураль бөртекле ашлык ашатып үстерәләр.
Үзенчәлекле традицион рецепт буенча һәм заманча технологияләр кулланып какланган үрдәк ите киптерелгән итнең барлык файдалы үзенчәлекләренә ия: анда барлык төр протеиннар, витаминнар һәм микроэлементлар күп, һәм, иң мөһиме — ул тулысынча хәләл продукт традицияләренә туры килә.
«Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирүе дәвам итә. Какланган үрдәк өчен тавышны сылтама аша кереп биреп була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз