news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләреннән җыелган туган тел укытучылары Казанда белемнәрен сынап карый

Бәйгедә Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Пермь, Әстерхан, Оренбург, Ульяновск, Чиләбе, Төмән һәм Свердловск укытучылары катнаша.

Россия төбәкләреннән җыелган туган тел укытучылары Казанда белемнәрен сынап карый
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 март, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Казанда Туган тел һәм әдәбият укытучыларының бөтенроссия мастер-класс конкурсында 50 педагог катнаша. Бәйгенең соңгы этабы бу көннәрдә Казан кооператив институтында уза.

Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков әйтүенчә, быел конкурста Республиканың 40 районы һәм Россиянең 10 төбәге катнаша. Алар арасында Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Оренбург, Ульяновск, Чиләбе, Төмән һәм Свердловск өлкәләре бар.

"Бәйгедә катнашучылар бүген жюри әгъзаларына дәресләрдән өзекләр тәкъдим итә, ә иртәгә алар бер-берсенә туган тел укыту буенча мастер-класслар күрсәтәчәк. Шулай итеп педагоглар биредә үз эш тәҗрибәсен уртаклаша ала", -  ди Илгиз Халиков.

Чараның соңгы көнендә катнашучылар ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белән туган телне саклап калу темасына түгәрәк өстәлдә була.

Конкурс нәтиҗәләре 27 мартта билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot