news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләреннән начар күрүче мөселманнар татар телен яклау акциясенә кушылды

Берничә дистә күрмәүче мөселман күмәк рәвештә "Туган тел" җырын башкарды.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Казанның начар күрүче мөселманнары татар телен яклау акциясенә кушылды. Бу хакта Instagram битендә “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов җиткергән.

“Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәгенә илнең төрле почмакларыннан җыелган начар күрүче мөселманнар татар телен яклау акциясенә кушылып, күмәк рәвештә “Туган тел” җырын башкарган.

Флешмоб “Ярдәм” мәчете каршында узган. Шулай итеп алар республика мәктәпләрендә татар телен укытуга үз мөнәсәбәтләрен белдергән.

Искәртеп үтик, татар телен яклау акциясенә “Ярдәм” фондының коляскада булган инвалид хезмәткәрләре дә кушылырга ниятли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot