news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләреннән Казанга Сабантуй бәйрәмен уздырырга өйрәнергә киләләр

Россия төбәкләреннән Казанга Сабантуй бәйрәмен уздырырга өйрәнергә киләләр

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). 14-17 апрельдә Казанда «Татар милли бәйрәме «Сабантуй»ны оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе» дигән укулар үткәрелә. Ул Россия төбәкләрендәге сабантуйларны оештыручылар һәм режиссерлар өчен уздырыла.

Әлеге курсларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты каршындагы Социокультура сферасы һәм сәнгать белгечләренең өстәмә профессиональ белем бирү (квалификация үстерү) институты оештыра.

Укулар программасында «Сабантуй» бәйрәмен үткәрү тәҗрибәләре турында сөйләшү, аның тарихы һәм мәдәният күренеше булуы турында галимнәр катнашында лекцияләр уку каралган. Әлеге бәйрәмне үткәрү методикасы, аның музыкаль-сәнгати бизәлеше видеофильмнар аша өйрәтеләчәк. Шушы укулар кысаларында 15 апрельдә Казанда милли көрәш буенча 2005 ел чемпионаты да ачылачак. Ул башкаланың 1000 еллыгына багышлап үткәрелә. Шулай ук «Татарча көрәш» буенча Бөтенроссия федерациясен оештыру конференциясе дә булырга тиеш. Милли көрәш федерациясе башкаручы директоры Наил Хәмидуллин җитәкчелегендә курсларда укучылар өчен татарча көрәш бәйгеләрен оештыру һәм уздыру методикасы да өйрәтеләчәк.

Төрле төбәкләрдән килүче милләттәшләребез БТК БК рәисе Ринат Закиров белән дә очрашачак. Алар шулай ук Казан театрларына барачак һәм Теләче районына да сәяхәт кылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot