news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия төбәкләрендә яшәүче татар эшмәкәрләре Буа районы хуҗалыклары белән танышты

X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары райондагы татар авылларына барды.

(Буа, 17 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Татарстанның Буа райондагы татар авыллары тормышы һәм хуҗалыклар эшчәнлеге белән танышты.

Делегатлар Исәк, Бик-Үти, Боерган, Иске Суыксу авыл җирлекләрендәге крестьян-фермер хуҗалыкларында, тегү цехында булды.

Район башлыгы Ранис Камәртдинов район үсеше турында сөйләде.

«Былтыр Татарстанның социаль-икътисади үсеше рейтингында Буа районы күрсәткечләрен яхшыртты һәм унбер позициягә күтәрелде», — диде ул пленар утырышта.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бу чарага әзерлекнең ике ай дәвам итүен әйтте.

«Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең Буага килүе районның алда булуын күрсәтә. Бу — район өчен зур дәрәҗә. Без ике ай дәвамында әзерләндек. Районда моңа кадәр эшләнмәгән әйберне ике ай эчендә барлыкка китереп булмый, монда күрсәтерлек эш бар», — диде ул.

Делегатлар шулай ук Буа театрында булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100