news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендә киләсе атнадан Covid-19 иммунитетын тикшерә башлаячаклар

Беренче чиратта, яңа типтагы коронавируска иммунитетны медицина хезмәткәрләрендә тикшерәчәкләр.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Киләсе атнадан Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) ил төбәкләрендә яңа коронавируслы Covid-19 инфекциясенә иммунитетны тикшерүне башлап җибәрергә җыена. Бу хакта Беренче канал эфирында ведомство башлыгы Анна Попова сөйләде.

«Киләсе атнада без, эпидемия процессының интенсивлыгына карап, төрле шәһәрләрдә ил гражданнарының бу вирус белән ничек еш очрашуын аңлау өчен, популяция тикшеренүен башлап җибәрәбез», - дип китерә «Интерфакс» Россия баш дәүләт санитар табибы сүзләрен.

Моннан тыш, Попова, барысына да билгеле – яңа типтагы коронавирус белән очрашуларның шактый өлеше авыру үсешенә китерми, дип искәртте. Ул шулай ук инфекциянең симптомсыз очраклары артуга игътибар итте.

Шул ук вакытта Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе искәртеп узганча, беренче чиратта Covid-19 антитәнчегенә сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре тест узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot