news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия төбәкләрендә инфляция күләме 4 процентка кадәр кимегән

Инфляциянең иң түбән дәрәҗәсе Ненец автономияле округында - 1,2 процент.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең 82 төбәгендә инфляция 4 процентка кимегән. Кайбер төбәкләрдә ул аннан да түбәнрәк. Инфляциянең иң түбән дәрәҗәсе - Ненец автономияле округында. Биредә ул 1,2 процентка тигез, дип хәбәр итә «Известия», РФ Икътисади үсеш министрлыгы ясаган анализга сылтама ясап.

Инфляция дәрәҗәсе түбән булган төбәкләр исемлегендә Пенза, Новосибирск, Омск өлкәсе һәм Чуашстан Республикасы бар.

Ханты-Манси автономияле округы, Саха (Якутия) Республикасы һәм Калуга өлкәсендә исә инфляция күләме 4 проценттан артып китә. Бу – логистика һәм әлеге төбәкләрдә яшәүчеләрнең керемнәре чагыштырмача югары булуы белән аңлатыла.

Экспертлар фикеренчә, инфляция дәрәҗәсе кимүнең төп сәбәбе – сумның доллар һәм еврога карата үсеше. Бу ноябрь аеннан товарлар һәм хезмәтләргә бәяләрнең артуына китерәчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100