news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия төбәкләрендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар исәбе арта

Грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән авыручылар саны Россиянең өч субъектында эпидемия чигеннән артыграк.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән авыручылар саны Россиянең өч субъектында эпидемия чигеннән артыграк. Бу хакта мәгълүматны Роспотребнадзор сайты 27 декабрьдә таратты.

“Атналык эпидемик чикләрнең зур булмаган арттырылуы гомуми халык исәбе буенча: 13%тан 18%ка кадәр, Россия Федерациясенең өч субьектында теркәлгән. Күпчелектә мондый күтәрелеш балалар хисабына”, - дип ведомствоны шәрехли “Риа Новости”.

Узган атнада 2 меңнән артык кеше тикшерелгән дип билгеләп үтелә.

13 декабрьдә Роспотребнадзор Европада грипп активлыгы түбән дәрәҗәдә дип хәбәр иткән иде. Россиядә ачыкланган грипп өлеше 3% тәшкил итә. 8 декабрьгә барлыгы 66,5 миллион кешегә прививка ясалган, алардан 17 миллионы балалар һәм 169 меңе йөкле хатын-кызлар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100