news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләрендәге татар оешмалары Татарстаннан грантлар алды

Россия төбәкләрендә татар милли мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен 23 оешмага Татарстан акча бирә.

Россия төбәкләрендәге татар оешмалары Татарстаннан грантлар алды
татар-информ архивы

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгы Россия Федерациясе төбәкләрендә эшләүче татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү максатында 2019 елда Татарстан Хөкүмәте грантларын алучыларны билгеләде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтергә кирәк, грантлар программасында Татарстан оешмалары катнашмый.

Быел Россия төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы 23 оешма грантка лаек булды. Алар татар милли мәдәниятен үстерү, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау белән шөгыльләнә.

Җиңүчеләр арасында Курган өлкәсе татар конгрессы, Находканың "Туган тел" татар-башкорт оешмасы, Төмән өлкәсенең "Мирас" оешмасы, Киров, Пенза, Түбән Новгород, Новосибирск өлкәләренең төбәк татар милли-мәдәни автономияләре бар. Грант күләме 200-500 мең сумны тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot