news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Россия төбәкләрендә этносара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны” конференциясенең резолюциясе проекты кабул ителде

Анда Россия халыкларының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча студентлар һәм яшь галимнәрнең I Бөтенроссия слетын уздыру һ.б. тәкъдимнәр бар

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Кичә  көн дәвамында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Россия төбәкләрендә этносара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урынына багышланган конференциянең пленар утырышы уздырылып, аның нәтиҗәсе буларак, катнашучылар резолюция проекты кабул итте. Әлеге проект барлык дәүләт структураларына җиткереләчәк.

Резолюциядә төп игътибар түбәндәге әһәмиятле саналган мәсьәләләргә юнәлтелә.

Конференциядә катнашучылар фикеренчә:
- “Россия милләтләренең бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының милли-мәдәни үсеше” федераль программасын тормышка ашыру зур әһәмияткә ия;
- Федераль милли-мәдәни автономия вәкилләренең РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советында катнашуы мөһим;
- “Татарстан Республикасында 2014-2016 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын тормышка ашыру нәтиҗәле,
- Россиядә милли сәясәтне тормышка ашыру буенча федараль, төбәк, муниципаль программалар системасын булдыру һәм камилләштерү зур перспективаларга ия.

Конференциядә катнашучылар түбәндәгеләрне дәүләт милли сәясәтенең өстенлекле бурычлары дип саный һәм тәкъдим итә:
- Россиянең барлык төбәкләрендә милли-мәдәни автономияләр булдырырга һәм аларны үстерүгә булышлык күрсәтергә; хакимият органнары, иҗтимагый институтлар, фәнни, педагогик, иҗади оешмалар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә механизмнарын камилләштерергә;
- соңгы елларда милли сәясәтне реформалаудан барлыкка килгән тискәре нәтиҗәләрне исәпкә алып, дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыра торган федераль

 башкарма орган эшчәнлегенең тотрыклыгын тәэмин итәргә;
- Россия төбәкләрендәге милли сәясәтне тормышка ашыра торган башкарма хакимиятнең структураларын ныгытырга;
- төбәкләрдәге хакимият органнарына дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыра торган программалар өстендә эшләвен дәвам иттерергә;
- милли-мәдәни автономияләргә ярдәм итүне Россия халыкларының туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән грантлы конкурслар аша башкарырга;

милләтләр бердәмлеген һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуны ныгытырга;
- Россия төбәкләрендә милли мәгариф системасын үстерүгә булышлык итәргә;
- яшьләр инициативасына, милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм ватанпәрвәрлекне ныгыту юнәлешендәге программаларга аерым бер игътибар бирергә;
- Болгар тарихи-архитектура комплексы җирлегендә Россия халыкларының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча студентлар һәм яшь галимнәрнең IБөтенроссия слетын уздыру мөмкинлеген карарга;
- милли туризмны үстерү буенча төбәк программаларын булдырырга һәм тормышка ашырырга;
- милләтара һәм гражданлык тынычлыклыгын популярлаштыру максатын күз уңында тотып, мәгълүмати киңлек формалаштырырга;
- Россия халыкларының этник тәңгәллеген үстерүдә федераль телевизион каналларның ролен көчәйтергә;
- 4 ноябрь истәлекле датасының иҗтимагый-сәяси статусын күтәрергә, аның оештыру, программасын һәм мәгънәви эчтәлеген баетырга.

Һәрхәлдә, резолюция проектында шулар теркәлгән.

Фотосурәт http://gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot