news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия төбәкләре сезонлы грипп эпидемиясенә тулысынча әзер

Россия төбәкләренең ике атналык антивируслы препаратлар һәм шәхси саклану чараларының запасы булдырылган.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы "барлык төбәкләрдә тулыландырылап барылдган ике атналык антивируслы препаратлар һәм шәхси саклану чараларының запасы булдырылды”, дип җиткергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия төбәкләренең ике атналык антивируслы препаратлар һәм шәхси саклану чараларының запасы бар, өстәмә инфекцион ятаклар булдырылган. Россия Президенты Владимир Путин белән булган киңәшмәдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Вероника Скворцова шулай дип җиткергән.

"Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкләмәсе буенча, Россия Сәламәтлек күзәтчелеге федераль хезмәте барлык төбәкләрнең сезонлы грипп эпидемиясенә әзерлеген тикшерде. Барлык төбәкләрдә ике атналык антивируслы препаратлар һәм шәхси саклану чараларының киметелми торган запасы булдырылды”, - дип җиткергән министр.

" Вируслы чирләр йоктырган кешеләр өчен 100 мең инфекцион, шулай ук реанимацион ятаклар махсус әзерләнде”, - дип өстәгән ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100