news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләре «Җиңү Көне» җырын туган телләрендә «Җиңү диктанты» сайтына кертә

Легендар җырны төрле телләрдә башкаруга теләгән һәркем кушыла ала.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия төбәкләре «Җиңү Көне» җырын туган телләрендә башкарып «Җиңү диктанты» сайтына кертә. Татарстанда төшерелгән видеороликны порталда карап була.

Легендар җырны төрле телләрдә башкаруга теләгән һәркем кушыла ала. Сайтта «Караоке» режимын кушарга, җырны башкару телен сайларга, җырларга һәм дуслар белән бүлешергә була.

«Үзегезгә якын булган телне сайларга була. Җырның йөрәгегезгә хуш килгән юллары Россиянең һәм дөньяның йөздән артык телендә башкарырга була. Бу акция — безнең халыкларны күпмилләтле бердәмлеге символы», — диелгән сайттагы хәбәрдә.

Иң яхшы роликлар Диктантпобеды.рф сайтында урнаштырылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot