Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия сыйфат системасы Татарстанда кер юу порошокларын тикшерә башлады
Тиздән Россия халкы арасында иң популяр кер юу порошокларының ни дәрәҗәдә агулы икәнлеге билгеле булачак.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган оешмасы Татарстанда кер юу порошокларын тикшерә башлады, дип яза «Российская газета».
Тиздән Россия халкы арасында иң популяр кер юу порошокларының ни дәрәҗәдә агулы икәнлеге билгеле булачак.
Порошокларны Ленинград, Тула, Ростов, Иркутск өлкәләре, Мәскәү, Татарстан, Башкортстан кибетләрендә сатып алачаклар һәм илнең иң яхшы лабораторияләрендә тикшерәчәкләр. Биредә Россия һәм чит илләрнең 30дан артык бренды хакында сүз бара.
Көнкүреш химиясе фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры Вячеслав Филиппенков билгеләп үткәнчә, бүгенге күп кенә универсаль порошоклар составында җиңелчә тапларны бетерергә сәләтле махсус өстәмәләр бар. Ә сыйфатсыз порошок исә тирене ялкынсындырырга һәм аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз