news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия сыйфат системасы: сосискалар үлемгә китерергә мөмкин

Экспертлар бу продукт үрнәкләренең яртысында антибиотиклар тапкан.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Россия сыйфат системасы тикшерүе сосискаларның куркыныч булуын ачыклаган, дип хәбәр ителә Рен-ТВ телеканалы сайтында.

Киңкүләмле тикшерү вакытында продукция үрнәкләренең яртысында экспертлар антибиотиклар тапкан, кайбер сосискаларда терлек сөякләре һәм сеңерләре табылган. Белгечләр сосисканың бер төрендә үлемгә китерергә сәләтле  ботулизм инфекцион авыруы йоктыра торган микроорганизмнар тапкан.

Тикшерү шулай ук ведомство маркировкаларының дөрес булмавын билгеләп үткән: кап тышында продукциянең чын составы күрсәтелми.

news_right_1
news_right_2
news_bot