news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия сыйфат системасы иң сыйфатлы ипи пешерелә торган төбәкләрне атады

Тикшерелгән товарларның 86 процентка якыны барлык таләпләргә туры килә.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Россия сыйфат системасы Бөтенроссия ипи сыйфатын тикшерү нәтиҗәләренә йомгак ясаган. Аның нигезендә, тикшерелгән товарларның 86 процентка якыны барлык таләпләргә туры килә. 32 процентының сыйфаты исә гамәлдәге ГОСТ таләпләреннән дә югарырак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Иң сыйфатлы ипинең Ставрополь, Воронеж һәм Саратов өлкәләрендә пешерелүе ачыкланган. Моннан тыш, Тамбов, Ленинград, Чиләбе, Владимир өлкәләре, Краснодар краенда да көн саен кулланыла торган әлеге товарның сыйфаты югары.

Россия сыйфат системасы белгечләре узган елның июль аеннан алып Россиянең 62 төбәгендә 176 ипи брендын тикшергән. Продукцияне 50 сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткече буенча күз уңыннан үткәргәннәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100