news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия сыйфат системасы хезмәткәрләре мандаринны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләде

Яңа ел алдыннан белгечләр кибет киштәләрендәге мандариннарның ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Россия сыйфат системасы оешмасы хезмәткәрләре мандариннарны ничек сайларга кирәклеге турында тәкъдимнәрен әйтте. Мандариннар бөтен һәм чиста булырга тиеш.

“Мандариннарда авыл хуҗалыгы корткычлары зыян салган эзләр, авырулар, механик зыян килүләр, бәрелгән, киселгән җирләр булмаска тиеш”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Кайбер тышкы кимчелекләр рөхсәт ителә. Бераз кыршылган, кабыгының кысылган булуы мөмкин, ул аның сыйфатына тәэсир итми.

Белгечләр сүзләренчә, җиләк-җимешне кабыгында күгәрек күренгәндә, йомшак урыннары булганда, шулай ук яньчелгән булганда алмаска киңәш ителә. Бу җиләк-җимешнең чери башлаганлыгын күрсәтә.

Яңа ел алдыннан белгечләр кибет киштәләрендәге мандариннарның ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100