Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Россия сулары" фотобәйгесенә эшләр кабул ителә башлады
Иң кызыклы хезмәтләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта "Вода России" фотокүргәзмәсендә күрсәтеләчәк.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгында "Вода России" фотоконкурсына эшләр кабул ителә башлады. Безнең илдәге елгаларга, күлләргә һәм башка су объектларына багышланган фотолар конкурсына заявкалар тапшыру 2018 елның 6 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә.
- Фотоконкурста, яшенә һәм яшәгән урынына бәйсез рәвештә, теләге булган һәркем, шул исәптән профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. 6 яшьтән 18 яшькәчә булган яшь фотога төшерүчеләр аерым төркемне тәшкил итә.
Конкурста катнашу өчен, анкета тутырырга һәм фотоконкурсвода.рф. сайтында автор фотоларын теркәтергә кирәк. Фотоларны теләсә кайсы ысул белән – профессиональ фотоаппарат, һәвәскәрләр куллана торган җайланма, планшетлар, смартфоннар һәм башка төрле җайланмалар ярдәмендә дә төшереп җибәрергә була.
Килгән барлык материаллар жюри тарафыннан 5 номинация буенча бәяләнәчәк. Аларның һәркайсы кешенең су белән бәйләнешендәге төрле өлкәләргә кагыла:
"Шәһәр һәм су" – шәһәр читендә урнашкан су объектларының, яр буйларының, күперләрнең, шәһәр пейзажларының, маякларның сурәтләре;
"Су хөкемдарлары" – плотиналарның, гидроэлектростанция биналарының һәм башка төрле гидротехника корылмаларының фотолары;
"Бу кызык..." – Россиядә су объектларын һәм гидротехника корылмалары системаларын барлыкка китерү тарихына бәйле фотолар;
"Минем стихиям" – зур һәм кече елгалар, сулыклар, Россиянең торак пунктларындагы су объектлары фотолары.
- Җиңүчеләрнең исемнәре 14 октябрьдә сайтта һәм фотоконкурсның социаль челтәрләрендә игълан ителәчәк. Иң кызыклы хезмәтләр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта "Вода России" фотокүргәзмәләрендә күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз