news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия судносы Төркия яр буенда штормда чайкалып йөри

Төркия порты буксир бирмәгән һәм, нәтиҗәдә, шторм судноны якорьларыннан йолкып алган һәм яр буйлап алып киткән.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Россия судносы Кара диңгездә Төркия яр буенда штормда чайкалып йөри, - дип хәбәр иткән” Интерфакс”ка судно хуҗасы булган “МБС-Шиппинг” компаниясе вәкиле.

Диңгездәге җил-давыл алдыннан судно белән идарә итү туктатылган булган, корабльдә ягулык калмаган. Ул Ростов портына җибәрелергә әзерләнгән булган. Шторм турында кисәтү алган капитан Бартын порты җитәкчелегенә судноны ярга якынрак китерү өчен буксир сорап мөрәҗәгать иткән. Төрекләр буксир бирмәгән. Нәтиҗәдә, шторм судноны якорьларыннан йолкып алган һәм яр буйлап алып киткән. Россия судносы идарәсез һәм якорьсез Төркия яр буеннан ике мильдә штормда чайкалып йөри.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot