news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия судларында электрон дәгъва тапшыру өчен 90 мең шәхси кабинет ачылган

Ел башыннан бирле гомуми юрисдикциядәге федераль судларга электрон рәвештә 132 меңнән артык документ тапшырылган инде.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Гомуми юрисдикциядәге Россия судлары сайтларында гражданнарга 100 меңгә якын шәхси кабинет ачылган. Бу – судларга мөрәҗәгатьләрне электрон рәвештә юлларга мөмкинлек бирә. Россия Федерациясе Югары суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Александр Гусев ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдергән.  
 
1 гыйнвардан гомуми юрисдикциядәге судларга дәгъваларны электрон рәвештә – судның рәсми сайтындагы махсус бүлектә булдырылган кулланучының шәхси кабинеты аша тапшыруны көйләүче канун үз көченә керде. 
 
«Хәзер һәркемнең мөстәкыйль рәвештә яки үз вәкиле аша судларга мөрәҗәгать юллау мөмкинлеге бар. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында Бердәм идентификация һәм аутентификация ситемасында исәпкә алу язуы яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза булырга тиеш», – дип искәртте Александр Гусев. Шулай ук шәхси кабинет аша судьяның электрон имзасы белән расланган белдерү кәгазе, судларга чакыру, суд актларының күчермәләрен һәм суд документларын алырга мөмкин.
 
«Ел башыннан бирле гомуми юрисдикциядәге федераль судларга электрон рәвештә 132 меңнән артык документ тапшырылган инде», – диде Суд департаменты генераль директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100