news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия субъектларында беренче Квалификацияләрне үстерү региональ агентлыгы - Татарстанда
Белгечкә, эш эзләгәндә өстенлеккә ия булу өчен, һөнәри белем алу турындагы дипломы белән бергә сертификат алу да заман таләбе булачак
Скопировать ссылку
(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Тыныч тормышта илнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, икътисади куәт үсеше өчен зур көч куелырга тиеш, шуның белән сыйфатлы идарә итү, ягъни югары квалификацияле менеджмент – илкүләм куркынычсызлыкның гаранты булып тора. Иртәме-соңмы, Россия барыбер Бөтендөнья сәүдә оешмасына керәчәк һәм чит ил инвесторлары безгә күпләп үтеп керәчәк, заман таләпләре сыйфади яктан үзгәрәчәк һәм аеруча Көнбатыш менеджменты гамәлдә булачак. Шуңа да икътисад таләпләрен кадрлар әзерлегенә нисбәттә туры китереп квалификацияле белгечләр әзерләү һәм эш бирүчеләр катнашында һөнәри белем сыйфатын объектив бәяләү системасын кертү юнәлешендә Россиядә һөнәри квалификацияне сертификацияләү илкүләм системасы булдырыла.
Бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында барган матбугат конференциясендә сүз әнә шул хакта булды. Журналистларга аңлатма биреп, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Татарстан һөнәри квалификацияләрне региональ дәрәҗәдә сертификацияләү системасын кертү мәсьәләсенә бик актив катнаша, икътисади үсеш хисабына илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итү хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү юлы белән хәл ителә, дип белдерде. Фән, технологияләр, мәгариф өлкәләрендә илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә исә инженерлык-техник, профессорлык-укытучылык һәм педагогик составның социаль якланыш дәрәҗәсе белән урта белем бирүнең, шулай ук башлангыч, урта һәм югары һөнәри белемнәр бирүнең сыйфаты түбән булу тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә, Россия гражданнарының тормыш-яшәеш сыйфатын күтәрү өлкәсендә халыкка гомуми һәм һөнәри белем бирү, көндәшлелеккә сәләтле белем бирү мөмкинлеге хисабына югары квалификацияле кадрларның һөнәри сыйфатларын күтәрү мөһим , дип саный ул. “Эш бирүчеләрне һөнәри белем бирү системасы әзерләп чыгарган белгечләрнең әзерлеге хәзер канәгатьләндерми, аларның ихтыяҗларын конкретлаштырып, һөнәри стандартлар әзерләнә, шулар буенча һөнәри белгечлекләр бәяләнәчәк. Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге шул хакта килеште”, - диде министр урынбасары.
Әлеге министрлыкның Россия субъектлары буенча иң беренче буларак оештырылган Квалификацияләрне үстерү региональ агентлыгы (РАРК – региональное агентство развития квалификаций) квалификацияләрне һөнәри стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру идарәсе башлыгы Артур Сәлахов сүзләренчә, Россиядә 60 меңләп һөнәр һәм белгечлек саналса, алар буенча һөнәри югарылыкта һөнәри стандартлар әзерләп белем бирү системасына кертә торган үзәкләр исә илдә дистәдән дә азрак, ә белгечлекләр буенча 3 дистәгә дә тулмый. Татарстандагы Республика укыту-методика үзәгеннән үзгәртелеп оештырылган Квалификацияләрне үстерү региональ агентлыгы һәр тармак буенча һөнәри стандартлар әзерләүне максат итә, ә һөнәри стандартлар 3 ел саен үзгәреп торачак. Хәзергә исә стандартлар әзерләү буенча эшләр өчен 8 белгеч һәм берничә проект әзер, әйтик, идарәче кадрлар стандартлары буенча, тагын мастерлардан алып директорлар советы рәисләренә кадәр белгечлекләр буенча берничә стандарт төгәлләнү алдында тора. “Киләсе 2 елдан һөнәри стандартлар бердәм булачак, шуңа әзерлек буенча без эшләргә тиеш булабыз. Дөрес, ресторан бизнесы буенча 2 ел элек үк 22 белгечлекләр буенча Россиядә стандартлар кабул иткән иде инде, 2013 ел Универсиадасы кысаларында без моңа да аеруча зур игътибар бирәчәкбез”, - диде А.Сәлахов.
Җыеп кына әйткәндә, белгечкә, эш эзләгәндә өстенлеккә ия булу өчен, һөнәри белем алу турындагы дипломы белән бергә сертификат алу да заман таләбе булып торачак. Уку йортлары, дипломлы белгечләре сертификацияләү комиссиясе аша сынау уза алмый икән, әллә ни җаваплылык тоймыйлар, әмма башкалары арасында дәрәҗәләре төшә, ягъни аларның имиджына зыян киләчәк, дип аңлатты “Татар-информ” хәбәрчесе соравына җавабында К.Таҗетдинова. “Югары уку йортын тәмамлаган белгечне бәяләү исә шушы уку йортына да мониторинг үткәрү дигән сүз ул”, - дип белдерде министр урынбасары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot