news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия студентлары "Ялта-Зәй" үзәгенә чаңгы ярышларына җыела

Алдагы көннәрдә чаңгычылар үзләрен шәхси узышлар һәм эстафета ярышларында сынаячак.

Россия студентлары "Ялта-Зәй" үзәгенә чаңгы ярышларына җыела
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 6 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). 5-13 февральдә "Ялта-Зәй" чаңгы үзәгендә Бөтенроссия чаңгы ярышлары уза. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда Россиядән килгән студентлар чаңгы узышларында көч сынаша. Шул рәвешле Зәйгә Россиянең 37 төбәгеннән 300гә якын яшь чаңгычы җыелды.

Алдагы көннәрдә чаңгычылар үзләрен шәхси узышлар һәм эстафета ярышларында сынаячак. Шулай итеп, әлеге узышлар студентларны Бөтендөнья кышкы Универсиадага сайлап алу булачак. 12 февральдә исә Фәрдиев исемендәге паркта студентлар җыелма командасын Бөтендөнья кышкы Универсиадасына озату тантанасы оештырылачак. Универсиада Красноярск шәһәрендә 2-12 мартта узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot