news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия студентлары стипендияләрен минималь хезмәт хакына кадәр арттыру планлаштырыла

Россиядә стипендиянең уртача күләме 2,98 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россия студентларына дәүләт стипендияләрен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә мөмкин. Тиешле мөмкинлекне Фән һәм югары белем бирү министрлыгы эшли. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Студентларга дәүләт академик стипендияләрен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр тәэмин итү нормативын арттыру федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре күләмен сизелерлек арттыруны таләп итәчәк. Россия Мәгариф министрлыгында укучыларны стипендия белән тәэмин итүне арттыруның төрле вариантлары эшләнә, шул исәптән студентларга дәүләт академик стипендияләрен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр арттыру да», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Ел башыннан бирле минималь хезмәт хакы 12,13 мең сум тәшкил итә. РФ Мәгариф  министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган уку елы башында дәүләт академик стипендиясенең уртача күләме РФ буенча 2,98 мең сум тәшкил иткән.

Шулай ук министрлыкта дәүләт социаль стипендияләрен финанс ягыннан тәэмин итүгә өстәмә ихтыяҗны исәпләү башкарыла. РФ Мәгариф  министрлыгы вәкиле сүзләренә караганда, профильле ведомство тарафыннан дәүләт социаль стипендияләрен финанс тәэмин итүен якынча 8 млрд сумга арттыру планлаштырыла.

«2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына федераль бюджет турында»гы законга үзгәрешләр кертү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100