news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия студентлары бәйрәме – Татьяна көне уңаеннан Энгель Фәттаховның тәбрикләү сүзе

Энгель Фәттахов Татарстанда сәләтле яшьләрне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган булуын ассызыклый.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия студентлары бәйрәме – Татьяна көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов студентларны котлаган. Аның тәрбикләү тексты Мәгариф министрлыгының рәсми сайтына урнаштырылган.

“Кадерле студентлар!
Сезне Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне белән тәбрик итәм! Бүген Татарстанның 200 меңнән артык егете һәм кызлары үзләренең беренче һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сезнең каршыгызда зур максатлар тора: белем туплау, мөгаллимнәрегезнең иң яхшы тәҗрибәсен алу, аны киләчәк һөнәрегездә уңышлы куллану”, ди министр тәбрикләү сүзендә.

Энгель Фәттахов Татарстанда сәләтле яшьләрне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган булуына, белем бирү сыйфатын үстерүгә, яшьләр өчен ял итү урыннары булдыруга, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур игътибар бирелүенә басым ясый. “Безгә белемле, квалификацияле белгечләр кирәк һәм Татарстанның киләчәген без нәкъ менә сезнең белән - яшь буын белән бәйлибез. Студентлар фәнни эшчәнлек өлкәсендә дә зур дәрәҗәләргә ирешәләр: Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар, бәйгеләрдә җиңү яулыйлар”, ди ул.

Энгель Нәвапович студентларга һәм аспирантларга белем алу өчен Татарстан Республикасы урта һәм югары белем бирү йортларын сайлаулары өчен рәхмәтләрен җиткерә, тормыш иминлеге, уңышлы укулар, куйган максатларына ирешүне теләп кала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100