news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия студентлары армиядә хезмәт итмичә хәрби исем ала алачак

Матбугат чаралары Себердә уза торган тәҗрибә турында хәбәр итә.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Россиядә югары уку йортлары студентлары армиядә хезмәт итмичә хәрби исем ала алачак. Шундый тәҗрибә Себердә сынала. Бу турыда Россия Федерациясе Оборона министрлыгына сылтама белән, «Известия» хәбәр итә.

Хәрби кафедралары булмаган уку йорты студентлары  башка югары уку йортлары каршындагы Хәрби уку үзәкләренә керә ала. Шулай итеп, Себер федераль университетының Хәрби инженер институтында беренче Хәрби уку үзәге эшли. Институтның ике кафедрасында Себер федераль университетының, шулай ук башка уку йортларының студентлары белем алачак.

Студентлар Хәрби уку үзәгенә атнага бер тапкыр барачак. Аны тәмамлагач диплом, хәрби исем һәм хәрби белгечлек күрсәтелгән хәрби билет тапшырыла. Хәрби анттан соң, аларга сержант һәм рядовой запас исеме биреләчәк.

Хәрби уку үзәген тәмамлаучылар армиягә чакырылмаячак, әмма үз теләкләре белән хезмәт итә алалар.

Киләчәктә бу система бөтен ил буенча кертеләчәк. Ул югары техник белемле хәрби кадрлар резервы булдырырга ярдәм итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot