Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия студентлар спорт берлеге президенты Идел буе спорт һәм туризм академиясе ректорына Рәхмәт хаты юллаган
Универсиадада РФ җыелма командасы җиңүендә Ларьковның өлеше белән билгеләп үтелде
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин Идел буе спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов исеменә Рәхмәт хаты җибәрде, дип хәбәр итә вуз матбугат хезмәте.
“Россия студентлар спорт берлеге Сезгә һәм академия коллективына 2015 елда XXVII Бөтендөнья кышкы Универсиадада Россия студентлар җыелма командасында уңышлы чыгыш ясауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерә, - диелгән хатта. - Россия студентлар җыелма командасы гомумкоманда зачетында 56 медаль (20 алтын, 18 көмеш, 18 бронза) алып зур өстенлек белән җиңү яулады. Илнең җыелма командасы җиңүендә Идел буе академиясе студенты Андрей Ларьков, чаңгы узышлары буенча өч тапкыр Универсиада чемпионы булып зур өлеш кертте. Профессиональ эшчәнлегегездә уңышлар һәм яңа җиңүләр телим”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз