news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия спортчыларына БРИКС уеннарында җиңгән өчен 358,4 мең сум түләргә планлаштыралар

Россия спортчыларына Казандагы БРИКС уеннарында җиңү яулаган өчен 358,4 мең сум күләмендә түләү бирергә планлаштыралар. РФ Спорт министрлыгы тарафыннан әзерләнгән Хөкүмәт карары проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында пәйда булды.

Акчалата бүләк бер тапкыр түләнәчәк.

Икенче урынны алган спортчыларга 179,2 мең сум, ә бронза медаль өчен 107,5 мең сум түләргә тәкъдим итәләр.

Ярышларда җиңүчеләрдән һәм призерлардан тыш, аларның тренерлары яки атлетларны әзерләүне тәэмин иткән спорт җыелма командалары вәкилләре дә бүләкләнәчәк. Көмеш һәм бронза медальләр алган җиңүчеләрнең тренерлары 171,5 мең сум, призерлар 84,5 һәм 51,2 мең сум алачак.

Бу уңайдан бүлеп бирелгән акчаларны куллану тәртибен Финанс министрлыгы белән килешү буенча спорт министрлыгы контрольдә тота.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС илләре уеннары Казанда 11-23 июньдә уза. Барлыгы 29 спорт төре буенча 380 комплект медаль уйнатылачак. Халыкара турнир дисциплиналарына беренче билетлар 23 апрельдә, уеннар башланырга 50 көн кала сатыла башлады. Күптән түгел булачак турнирның илчеләре билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100