Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия спортчыларының Паралимпия уеннарыннан читләштерелүе бик кызганыч - Ник Вуйчич
Танылган оратор Риодагы уеннардан россиялеләрне читләштерүе хакында моңарчы белмәвен, әмма бу хакта күбрәк мәгълүмат табарга тырышачагын әйтте.
(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Австралиянең мотивацияләүче ораторы Ник Вуйчич Россия спортчыларын Риодагы Паралимпия уеннарыннан читләштерүенә тискәре мөнәсәбәттә. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгындагы матбугат конференциясендә белдерде.
Журналистларның бу хактагы сорауларына җавап биреп, Ник Вуйчич бу хәл белән моңарчы таныш булмавын әйтте, әмма үзенең мөнәсәбәтен белдерүдән баш тартмады. "Әгәр бу шулай икән, бу бик кызганыч. Миңа сәясәт ошамый", - диде Ник Вуйчич.
Ул бу хакта күбрәк мәгълүмат табарга тырышачагын белдерде.
Исегезгә төшерәбез: Австралиянең аяксыз, кулсыз туган һәм бөтен дөньяга танылган ораторы, меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич, 19 ноябрьдә Казанның «Татнефть-арена» боз сараенда үтәчәк. Бүгенге көндә Ник Вуйчич – иң танылган мотивацияле оратор, инвалидларга ярдәм күрсәтү максатыннан төзелгән «Аяк-кулларсыз тормыш» коммерцияле булмаган оешма директоры, «Чикләр белмәгән тормыш», «Тыелгысыз» һәм «Көчле бул» бестселлерлары авторы. Ул ике югары белем алган, компьютерда минутына 43 сүз язу тизлеге белән язарга өйрәнгән, серфинг белән шөгыльләнә, гольфта уйный, балык тоту белән мавыга, йөзә һәм хәтта трамплиннан су астына сикерә. Тагын әле Ник Вуйчич – яраткан ир һәм бәхетле әти. Ул тулы канлы тормыш белән генә яшәп калмый, башка кешеләргә дә ышаныч, өмет һәм мәхәббәт табарга булыша.
Ул елына 250ләп лекция белән чыгыш ясый. 55 илдә булган, 13 президент белән очрашкан, иң мөһим сүзләрне сигез парламент трибунасыннан җиткергән, бүгенге көндә аның аудиториясендә 8 млн нан артык кеше исәпләнә. Ул хәтта аяксыз-кулсыз килеш бер сәгать эчендә 1749 кешене кочаклап, дөнья рекордын куйган. Ник бу дөньяда кешегә булышудан да яхшырак нәрсә юк дип саный. Ул егылгач торырга көч юк сыман тоелганда да уңышсызлыкның соңгы чик түгеллегенә ныклап ышана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз