news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия спортчылары Олимпиадада бозда биюдә көмеш медальләр яулады

Иртәгә хатын-кызлар арасында ярыш башлана.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Олимпиадада фигуралы шууда Россия вәкилләре көмеш медальләр отты.

Пекинда уза торган Олимпиадада бүген фигуралы шууының бозда бию ярышының финалы узды. Россиядән Диана Девис — Глеб Смолкин, Александра Степанова — Иван Букин, Виктория Синицина — Никита Кацалапов парлары катнашты.

Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов 220,51 балл белән икенче булды (кыска программада 88,85 балл + ирекле программада 131,66 балл).

Александра Степанова — Иван Букин парының кыска программадагы баллары 84,09 иде, ирекле программада — 120,98 һәм гомуми нәтиҗәдә — 205,07 балл. Алар алтынчы урында. Диана Девис һәм Глеб Смолкин кыска программада 71,66 балл җыйган иде, бүген ирекле программада алар 108,16 балл җыя алды һәм ундүртенче урынны яулады.

Беренчелекне Франция спортчылары Габриэлла Пападакис һәм Гийом Сизерон алды. Америка Кушма Штатларыннан Мэдиссон Хаббелл — Закари Донохью пары өченче булды.

Фигуралы шуу буенча хатын-кызлар ярышы иртәгә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100