news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия спортчылары нейтраль әләм астында Олимпиадада катнашырга ризалашкан

Кышкы спорт төрләрендә чыгыш ясаучы Россия спортчылары 2018 елгы Олимпия уеннарда катнашырга җыена.

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Россия Олимпия комитеты спортчылар комиссиясе кышкы спорт төрләрендә чыгыш ясаучы Россия спортчыларының нейтраль әләм астында 2018 елгы Уеннарда катнашырга ниятләүләре турында белдерү бастырган. Белдерү тексты Россия Олимпия комитеты сайтында китерелгән. Бу хакта “Известия” җиткерә.

Спортчылар комиссиясе утырышы дүшәмбе, 11 декабрьдә, узган. Шул ук вакытта 2018 елгы Олимпия уеннарында катнашу турында ахыргы нәтиҗә 12 декабрьдә Олимпия җыелышында кабул ителәчәк.

Спортчылар гаризасында Россия җыелмасы Халыкара Олимпия комитеты тарафыннан ярышлардан читләштерелүгә кармастан, спортчылар уеннарга “үз илләре, туганнары һәм җанатарлары өчен” барачаклары билгеләп үтелгән.

“Без, башка илләрдәге коллегаларыбыз белән тигезсез шартларга куелуыбызга карамастан, бүген үзебезнең Пхенчханда 2018 елгы Олимпия уеннарында катнашырга әзер икәнлегебезне белдерәбез. Безнең теләк шәхси карьера амбицияләренә бәйле түгел, шулай да Олимпия медале һәркайсыбыз өчен – югары спорт кыйммәте. Без үз илебез, туганнарыбыз һәм тугры җанатарларыбыз, дөньяда гасырлар дәвамында олуг булган һәм шулай булып калачак үз милләтебез өчен чыгыш ясарга телибез”, – диелгән текст хәбәрендә.

Шулай ук Россия Олимпия комитеты Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бахка спортчыларны читләштерү турындагы карарны яңадан карау һәм үз иленең әләме астында чыгыш ясауны рөхсәт итү гозере белән мөрәҗәгать итәргә планлаштыра.

Искәртеп үтик, 5 декабрьдә Халыкара Олимпия комитеты Пхенчханда узачак Олимпиадада Россия спортчылары Олимпия әләме астында чыгыш ясау карарын кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100