Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия спортчылары фигуралы шуу буенча командалы дөнья чемпионатында икенче урын яулады
Ил җыелмасы составында Казан кызы Евгения Тарасова да бар иде.
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Россия спортчылары Япониядә уза торган фигуралы шуу буенча командалы дөнья чемпионатында икенче урын яулады. Беренче урында – Япония, өченче баскычта Америка Кушма Штатлары командасы.
Россия командасы составында парлы төрдә Владимир Морозов белән чыгыш ясаучы Казан кызы Евгения Тарасова да бар иде. Алар командага 20 очко китерде. Иң яхшы күрсәткечкә Евгения Медведева иреште (24 очко). Парлы бию төрендә Екатерина Боброва-Дмитрий Соловьёв та 20 очко җыйды. Аннан кала – Елена Радионова (19 очко), Михаил Колодя (17 очко) һәм Максим Ковтун (5 очко) бара.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча Россия спортчылары 105 очко җыйды. Алтын медаль яулаган Япония командасы исәбендә – 109 очко бар. "Бронза" ияләре Россия командасыннан 8 очкога калышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз