news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия спортчылары 2018 елгы Олимпиадада нейтраль әләм астында гына чыгыш ясый алачак

Россия җыелмасы кышкы Уеннардан читләштерелде.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Халыкара Олимпия комитеты Россия спортчыларына 2018 елда Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак Олимпия уеннарында нейтраль әләм астында гына чыгыш ясарга рөхсәт бирде.

Моннан тыш Россия милли җыелмасы якындагы Уеннардан читләштерелә. Бу хакта Халыкара Олимпия комитеты рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу хактагы карар Швейцариянең Лозанна шәһәрендә Халыкара Олимпия комитеты Башкарма комитеты утырышында кабул ителде.

Халыкара Олимпия комитеты Россия Олимпия комитетының оешмадагы әгъзалыгын да туктатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot