news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия спорт осталарына көрәш үсешенә керткән өлешләре өчен медаль бирелде

Җәүдәт Миңнәхмәтов истәлекле бүләкләрне Хәлил Шәйхетдинов, Камил Бикташев һәм Мурат Гайдаровка тапшырды.

Россия спорт осталарына көрәш үсешенә керткән өлешләре өчен медаль бирелде
Владимир Васильев

(Миңгәр, 23 июнь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Татарча көрәш" милли спорт федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов Саба районы Миңгәр авылы Сабантуе мәйданында Россиядə көрәш үсешенә керткән өлешләре өчен көрәш буенча спорт остасы Хәлил Шәйхетдиновны һәм Россиянең атказанган спорт остасы Камил Бикташевны медаль белән бүләкләде. Аларга көрәшче формасы да бүләк ителде.

Шулай ук ул Россиядә көрәш үсешенә керткән өлеше өчен истәлекле билге белән Россиянең атказанган спорт остасы Мурат Гайдаровны да котлады.

"Көрәш - халык тарихы, традицияләребез. Монда дин, конфессиягə карау юк, җиңүче булып иң оста көрәшче танылачак. Татарстан җитәкчелегенә көрәшне үстерергә ярдәм иткəн өчен рәхмәт белдерәм", - диде Җәүдәт Миңнәхмәтов.

Җәүдәт Миңнәхмәтов Сабантуй бәйрәмендә көрәшнең иң төп өлешне алып торуын билгеләп үтте. "Сабантуй бәйрәме безне берләштерə, якынайта, үстерә. Мәйдан түрендә халкыбыз һәрвакыт үҗәтлеген, осталыгын дәлиллəп килде", - дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100