Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия спорт министры урынбасары "Казан Экспо" күргәзмә үзәгенә югары бәя биргән
"Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автономияле коммерцияле булмаган оешманың Күзәтүчеләр советы утырышында Татарстан Президенты катнашты.
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Статс-секретарь - Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгенә югары бәя биргән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Наталья Паршикова бүген Татарстан Хөкүмәте йортында "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автономияле коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтүчеләр советы утырышында үзе хәбәр иткәнчә, ул "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә булган һәм әлеге мәйданчыкка югары бәя бирә.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автономияле коммерциячле булмаган оешмасы генераль директоры, Күзәтчелек советы секретаре Азат Кадыров һәм башкалар катнашты.

Шуннан Күзәтчелек советы көн тәртибендәге мәсьәләләргә тукталдылар. Төп доклад белән Азати Кадыров чыгыш ясады. Утырышта оешма эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнары каралды, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз