news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия спорт министры: Иң яхшы стадион – безнең команда җиңә торганы

Павел Колобков чемпионатка дип төзелгән һәр стадионның үз үзенчәлеге булуын билгеләп узды.

Россия спорт министры: Иң яхшы стадион – безнең команда җиңә торганы
Александр Эшкинин

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иң яхшы стадион – безнең команда җиңә торган стадион. Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков 11 шәһәрне тоташтырган видеоконференция режимындагы матбугат очрашуында шулай дип белдерде. Федераль министр Самара стадионын чемпионатка өлгертеп җиткермәү турында имеш-мимешләр һәм күңеленә аеруча кайсы шәһәр стадионы күбрәк хуш килүе турында сорауга җавап бирде.

“Иң яхшы стадион – безнең команда җиңә торганы. Самара стадионы да уңышлы булыр, дип ышанам. Самарадагы стадион матур, дөрес, аның буенча төрле мәгълүмат күп булды. Ләкин стадион төзелеп бетте, бүген ул - шәһәрнең визит карточкасы. Бүген аренага килүчеләр моңа инаначак, дип уйлыйм”, - дип белдерде Павел Колобков.

Министр һәр стадионның үз үзенчәлеге булуын билгеләп узды. “Миңа Санкт-Петербургтагы стадион бик ошый. Чынлыкта исә андый технологик җиһазланышлы стадионнар күп түгел. Россиядә аның тиңнәре юк: түбәсе ачыла, футбол кырын санаулы минутлар эчендә күчереп була. Мәскәүнең “Лужники” стадионы бик матур, аның бөтен территориясе яңартылды. Калининградта, Саранскта, Ростов та, Түбән Новгородтагысы да ошый. Екатеринбургтагы стадионда өстәмә трибуна бар, алар сүтелгәч, ул элекке төс-кыяфәттә калачак. Һәр стадионның үз үзенчәлеге бар. Иң мөһиме – ул стадионнар спорт-иҗтимагый тормышка тарту урыны булып тора», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100